Мәскәү зыялылары “Җыен” фонды әһелләре белән очрашты

Узган атна ахырында Мәскәүнең татар зыялылары клубында Татарстанның “Җыен” фонды җитәкчеләре белән очрашу узды.

БӘЙЛЕ
2012 Мар 27
Узган атна ахырында Мәскәүнең татар зыялылары клубында Татарстанның “Җыен” фонды җитәкчеләре белән очрашу узды. Анда фондның президенты шагыйрь, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Рәзил Валиев, фондның башкарма мөдире Фуат Рафиков, халык язучысы Гәрәй Рәхим һәм хәйрияче, дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов катнашты.

Казан кунаклары зыялылар клубы әгъзаларын фонд эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм соңгы елда “Шәхесләребез” дигән баш астында нәшер ителгән китапларны бүләк итеп тапшырдылар.

Зыялылар клубы ягыннан очрашуда 130 кеше катнашты, алар арасында академик Роберт Нигъмәтуллин, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарият рәисе Фәрит Могтасаров, Нәзиф Мириханов, Ренат Смаков, Җәмил Галиуллин, Инсаф Сафиуллин, Әхмәт Нуриев һәм башкалар бар иде. “Җыен” фонды әгъзаларыннан башка, Казаннан килгән артистлар Рөстәм Асаев, Рамил Миндияр, танылган җырчы Мәликә, Наилә Фатехова, баянчы Илдар Сәлахов һәм башкалар чыгыш ясады.

​​“Җыен” хәйрия фонды әле узган гасырның 80нче еллар ахырында ук татар телен, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү ихтыяҗы белән танылган җәмәгать эшлеклесе, режиссер Дамир Сираҗиев һәм шагыйрь Рәзил Вәлиев тарафыннан төзелә. Мәскәүләр бу фонд хакында 1989 елда, Әсәдуллаев йортының 75 еллыгын бәйрәм иткән вакытта ишеткән иделәр. Ул вакытта әле Мәскәү татарларына кайтарылмаган мәдәният үзәгендә зур рөхсәтләр белән ул йортның юбилеен билгеләр өчен Татарстан артистларын, тарихчыларын шушы “Җыен” фонды оештырып алып килгән иде. Шул ук елны Төркиядән Гөлтән Ураллы катнашындагы “Тумата” җыр төркемен беренче тапкыр Казанга чакырып китерүчеләр дә “Җыен” фонды булды.

Фондның идарә рәисе вазифасын данлыклы галим Миркасыйм Госманов алып барган иде. Без Рәзил Вәлиевтән бүгенге көндә Миркасыйм аганы кем алыштырды соң, дип сорадык.

​​“Мин Миркасыйм абыйны алыштырыр кеше юк дип әйтер идем. Ләкин безнең фонд идарәсендә талантлы язучыларыбыз, галимнәребез, сәнгать эшлеклеләребез бар. Алар Туфан Миңнулин, Илһам Шакиров, Гәрәй Рәхим һәм башкалар. Бүгенге көндә идарә рәисе вазифасын миңа йөкләделәр. Без ай саен җыелышабыз, киңәшләшәбез. Без хәзер ул китапларны татарлар өчен генә түгел, башка милләт телләрендә дә өчен нәшер итәргә планлаштырабыз. Рус, инглиз телләренә тәрҗемә итәргә уйлыйбыз. Безнең максат – татарларны киңрәк таныту” , - диде Рәзил Вәлиев.

Ул зыялылар клубында кызыклы тәкъдимнәр булуы хакында да әйтте. “Әлегә кадәр сез бу дөньядан киткән шәхесләребез турында гына китаплар чыгарып килдегез, безнең бит бүгенге көндә яшәп иҗат итүче данлыклы шәхесләребез дә бар. Аларны да онытмасагыз иде дигән тәкъдим булды. Без бу хакта һичшиксез уйланачакбыз. Мөмкинлекләр чикләнгән булса да, бүгенге көннең танылган шәхесләре турында китап чыгару өчен ярдәмчеләр табылыр дип өметләнәбез.

Мин андый оешма барлыгын ишетеп белә идем. Ләкин бирегә килеп, күреп сөйләшкәч, милләтебезнең шундый олпат кешеләре белән фикер алышкач, бу оешма хакында фикер дәрәҗәм тагы да күтәрелде. Безгә бердәм булыр өчен бер-беребезне белеп, ешрак очрашып, аралашып яшәргә кирәк”, - диде Рәзил әфәнде.

“Җыен” фонды әле 90нчы елларда Дамир Сираҗиев җитәкчелегендә Казанда гомумшәһәр бәйрәме буларак “Сөембикә” ханбикәгә багышланган тамаша уздырды. “Мәһди” тамашасы, “Болгарда Сабан туе”, “Балалар җыры бәйгесе” – болар барысы да узган гасырның 80-90нчы елларында “Җыен” фонды оештырган чаралар. Шушы ук елларда фонд татар тарихына, онытылган шәхесләргә багышланган китапларны басып чыгаруны үзенең максаты итеп куя.

​​Рәзил Вәлиев зыялылар клубында үзенең чыгышында: “Без Миркасыйм ага белән ул шәхесләрнең исемлеген төзи башладык. Башта алар 500 иде. Боларның барысын да нәшер итәргә безнең гомеребез дә җитмәс дип уйлап, кыскарта торгач без ул исемлектә 100 шәхесне калдырдык. Хәзер инде аларның 60 багышланган китап дөнья күрде”, - диде. Шулар арасында совет заманында тыелган китаплардан булган Михаил Худяковның “Казан ханлыгы турында очерклар”, Һади Атласиның “Сөембикә”, Исмаил Гаспринскийның “Русия һәм Шәрык” дигән китапларын атарга була. Алга таба алар “Рухият” фонды белән берлектә Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар турындагы китапларны да нәшер итәләр. Китапларның исемлеге бик зур, аларны санап бетерү дә мөмкин түгел.

Җыен” фонды әгъзалары алга таба да Мәскәү зыялылары тыгыз элемтәдә булып, бергәләп эшләргә дигән фикерләрен белдерделәр.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе