Тантаналы чарада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республиканың матбуагт һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, Мәскәүнең Мәдәният департаменты җитәкчесе Сергей Капков, Төркия һәм Башкортстан кунаклары катнаша.
Әдәби кичәдә юбиляр адресына Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыкларыннан, РФ һәм ТР Язучылар берлекләреннән, республиканың матбуагт һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгыннан, журналлар һәм газеталар редакцияләреннән котлаулар яңгыраячак. Тантаналы чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Яшь тамашачы рус театры артистлары, РФ һәм ТР халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ТР атказанган артисты Илсур Сафин, ТР халык артисты Мөнир Якупов, шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һ.б. ның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәячәк дип хәбәр итте "Татар-информ".