Мәскәүдә күчмә мәчетләр пәйда булырга мөмкин

Halal Guide исемле мобил әсбап ясаган ширкәт яңа эшкә алынган. Мәскәүдә мәчет җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен алар шәһәр урамнарына "күчмә мәчет" чыгармакчы.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 11

Halal Guide исемле мобил әсбап ясаган ширкәт яңа эшкә алынган. Мәскәүдә мәчет җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен алар шәһәр урамнарына "күчмә мәчет" чыгармакчы.

"Ике миллион мөселман яшәгән Мәскәүдә нибары дүрт иман йорты, - дип сөйли проект авторы Айрат Касыймов. – Бүгенге шәһәр кешесенең вакыты да тар, булган мәчетләр теләүчеләрнең һәммәсен сыйдыра да алмый. Болар барысы да мөселманнарга намазларын вакытында укырга комачаулый. Без бу мәсьәләне мобил мәчет ярдәмендә чишәргә уйлыйбыз. Интернет аша заказ бирәсең дә, күрсәтелгән адреска мәчет үзе килеп җитә".

Мобил мәчет автомобиль тагылмасы рәвешендә булачак: анда кечкенә тәһарәтханә һәм намаз кылу урыны каралган. Тагылма эчендә шулай ук ризык сатып алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Кергән акча проектның чыгымнарын капларга китәр, ди оештыручылар.

"Шәһәрдә яшәүче һәм эшләүчеләргә намаз кылырга урын табу һәрвакыт проблема. Офиста кешедән качып, уңайсыз урыннарда укырга туры килә. Мәчеткә барып булмый – юлга гына да 40 минуттан артык вакыт китә. Көн дәвамында намазларны җыеп барып, өйгә кайткач бөтенесен бергә укыган чаклар да була", - ди Айрат.

Мобил мәчетне ясау өчен миллион сумнан артык акча кирәк, ди оештыручылар. Шуның 850 меңен алар краудфандинг ысулы белән җыерга уйлый. Бумстартер сайтында бу идеяне тормышка ашырыр өчен акча җыю оештырылган. “Мобил мәчет” проектына һәркем ярдәм итә ала. Ярдәм күләме – 100 сумнан алып 15 мең сумга кадәр.

Җыелган акча тагылманы сатып алу, аның эчен тулысынча үзгәртеп кору, машина йөртүчене эшкә алу һәм мәчетнең кайда икәнен күреп була торган, заказлар ясарга мөмкинлек бирә торган сайт эшләтеп җибәрүгә тотылачак.

Проект уңышлы булып чыкча, барлыгы сигез машина ясарга планлаштырыла. Аларның алтысы билгеле бер урында, әйтик, зур бизнес-үзәкләр янына куелачак, калган икесе шәһәр буйлап йөриячәк. Аларын бер көн алдан чакырып куярга кирәк. Мәчетнең хәзерге минутта кайда булуын сайтка кереп карап белеп булачак.

Мобил мәчетләрне хәзер Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта күрергә була. Бу эшне махсус дәүләти оешма акчалата тәэмин итеп тора.

Төркиянең Диннәр шурасы карары белән бу илдә дә 2011 елда Рамазан аенда мобил мәчетләр урамга чыгарылды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе