Мөселманча 1436 ел башлану уңаеннан, Татарстан мөфтие җөмһүриятебездәге әһле исламга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин узган шимбәдә Мөхәррәм ае һәм 1436 ел башлану уңаеннан, җөмһүриятебездәге әһле исламга мөрәҗәгать итте.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 27

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мөхәррәм ае һәм 1436 ел башлану уңаеннан, җөмһүриятебездәге әһле исламга мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар!
25 октябрьдә ай календаре буенча яңа ел башлана. Мөселман дөньясы 1436 нчы һиҗри елына аяк баса. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае - ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе.

Коръәндә әйтелгән: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһның хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу тыелган хәрам ай булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (Коръән, "Тәүбә" сүрәсе, 36 нчы аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң, иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, - дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”,- ди.

Мөхәррәм ае башланган көннәрдә, елыбыз хәерле узсын дип, догалар кабатлыйк һәм Раббыбыз һәркайсыбызга шушы күркәм айда башкарган изге гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны мулдан бирәчәге хакында онытмыйк.

Татарстанлылар динебез юлында, изге гамәлләр кылуда елдан-ел зуррак, күбрәк тырышлык куялар. Бу татар халкының рухи яктан ныгуын, үсүен күрсәтә. Төрле конфессияләрнең үзара хөрмәте һәм татулыгы исә Россия үсешенә нигез булып тора.

Елыбызны Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә теләп, яхшы эшләрдән башлыйбыз икән, алдагы көннәребез дә, иншә Аллаһ, матур гамәлләр, чиста ниятләр белән тулыр.

Аллаһы Тәгалә яңа елда барчабызга уңышлар насыйп итсен! Республикабызга, өйләребезгә бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен! Амин".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе