Мөселман яшьләре фестивале үз ярларына кайта

Бүген Казанда “Кол Шәриф” мәчетендә кичен мөселман яшьләренең җиденче фестивале ачыла.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 09
Бүген Казанда "Кол Шәриф” мәчетендә кичен мөселман яшьләренең җиденче фестивале ачыла. Аннан соң яшьләр Болгарга юл ала.

Быел ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, "Идел” яшьләр үзәге тарафыннан ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе теләктәшлегендә оештырылган фестиваль 15 июньгә кадәр дәвам итә.

Җыен быел Болгар шәһәрендә һәм Казанда узачак. Фестиваль берничә ел дәвамында да Болгар җирлегендә оештырылган иде. Бары узган ел гына ул урынын алмаштырды – фестиваль Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан "Идел” яшьләр үзәгендә үтте.

Форумның максаты - мөселман яшьләрен берләштерү, өммәт эчендәге проблемаларны бергәләп хәл итү өчен, алар арасында хезмәттәшлек урнаштыру. Моны бүген "Идел” яшьләр берлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина да билгеләп үтте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, дингә тартылган яшьләр үзләренең әхлаклы булуы, дөньяга карашы бердәмлеге белән аерыла, аларның бу сыйфатлары яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора.

"Бу фестивальне уздыру бик мөһим, чөнки бүгенге көндә без динебез турында бик күп начар фикерләр ишетәбез. Динебезне терроризм белән бәйләп күрсәтәләр. Бу чара динебезнең матурлыгын, миһербанлыгын, гүзәллеген күрсәтәчәк. Яшьләр бу чарада безнең элек-электән килгән гореф-гадәтләребез белән танышачак, ул дини мирасыбызны тагын да тирәнрәк белергә ярдәм итәчәк. Киләчәктә дә мондый фестивальләрне үткәрергә уйлыйбыз, Диния нәзарәте кулдан килгәнчә үзенең ярдәмен күрсәтәчәк. Бу чараларны дәвам итсәк, уңай нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанабыз”, - диде Нияз хәзрәт берничә көн элек фестиваль уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында. Уңай имидж булдыру һәм мөселманнарны берләштерү юлындагы чаралар турында сөйләп үтеп.
Диния нәзарәте бу максаттан әлеге чарага күп кенә галимнәрне, хәзрәтләрне чакырган, бик кызыклы, эчтәлекле лекцияләр көтелә.

Быел мөселман яшьләре диспутларда, Россиянең яшь мөселманнарын борчыган актуаль мәсьәләләрне күтәргән "түгәрәк өстәл” утырышларында, лекцияләрдә, семинарларда, бәйгеләрдә һәм Ислам буенча гамәли дәресләрдә, дин әһелләре белән очрашуларда катнаша алачак. Аерым алганда, яшьләргә мөфтиятнең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев "Коръәндәге фәнни феноменнар” дигән лекцияләр укыячак. Нияз хәзрәт Сабиров яшьләргә татарларда Ислам тарихын сөйләячәк. Чувашия Республикасы, Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Россиядәге Ислам торышы белән таныштырачак.

Яшьләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров белән очрашулар да көтә.

Болгарда "Ак мәчет”тә Корьән укучылар арасында бәйге узачак. Шулай ук Исламда гаилә хокукы, дини җырлар, мөслимә бәхете турында сөйләшүләр дә көтелә. Экскурсияләр, фестивальнең көндәлек газетасын чыгару, хәләл ризык, биш тапкыр намаз уку, мөселман фильмнарын күрсәтү дә каралган.
Оештыручылар фикеренчә, болар барысы да мөселманнарга үзләрен бердәм өммәт итеп хис кылырга, фикер алышырга, уртак булган проблемаларны хәл итәргә, үсеш перспективаларын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан мөфтияте тарафыннан яшьләргә бүләкләр дә әзерләнгән. "Тиздән Рамазан ае булачак, без яшьләргә Рамазанның фазыйләтләре, Корбан бәйрәме турында китаплар, дисклар бүләк итәргә уйлыйбыз. Ул дискларда гакыйдә (ислам дине буенча дөньяга караш) буенча лекцияләр”, - дип билгеләп үтте Нияз хәзрәт.

Быел форумда Россиянең 20 төбәгеннән 150ләп 18-30 яшьлек мөселманнар катнашуы көтелә. Аерым алганда, Башкортстан, Мари Иле, Чувашия, Татарстан республикалары, Иваново, Иркутск өлкәләре, Красноярск крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Пенза, Пермь, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән делегатларны көтәләр. Алар үз төбәкләрендәге мөселманнар тормышын һәм оешмалар эшчәнлеген чагылдырган чыгышлар ясар дип көтелә.

Билгеле булганча, мондый фестивальне уздыру идеясе Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән иде. Мөселман яшьләре фестивале беренче тапкыр 2007 елда Татар яшьләре көннәре белән берлектә, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәме белән үткәрелде. 2008 елдан фестиваль мөстәкыйль оештырыла башлады.

Елдан-ел фестивальдә катнашучыларның саны арта бара. Җитмеш кешедән башланган чара узган ел 150ләп мөселманны җыйды.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе