
10 мартта Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев Төркиянең Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач белән очрашты. Очрашуда шулай ук оешманың башка вәкилләре дә катнашты.
“Дөнья күләмендә караганда, Төркия инвестицияләренең якынча 10%ы Татарстанга туры килә. “Алабуга” икътисад зонасында Төркия бизнесы киң урын алган. Февраль аенда Төркиянең «Müsiad» мөселман бизнесы ассоциацисе вәкилләре белән очрашулар уздырылды, хезмәттәшлек итүгә планнар корылды. Татарстан һәм төркия арасында багланышлар җитди һәм аларны дәвам итү мөһим”, - дип билгеләп узды Марат Кабаев очрашу вакытында.
Консул, үз чиратында, мөселман бизнесы ассоциацисе белән багланышлар эшлекле хезмәттәшлек итүдә зур роль уйнар дип, бидгеләп узды. Шулай ук ул: “Төркиянең Казандагы консуллыгы Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер”, - дип белдерде.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте