
Кичә Россия хаҗ миссиясе вәкилләре Мәккәдә хаҗиларны каршы алу һәм йөртүне оештыручы оешма җитәкчесе Әхмәд ибн Габдуллах белән очрашты.
Татарстаннан чарада “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашты. Очрашу барышында быелгы хаҗны оештыруга бәйле кайбер мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, Россия хаҗиларын йөртү шартларын яхшырту буенча теләк-тәкъдимнәр кабул ителде дип хәбәр итте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.