Мөфтияттә фән һәм дин әһелләренең мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеге хакында сөйләштеләр

Кичә нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Хәйретдинов Рамил Равил улы белән очрашты.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 03

Кичә нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Хәйретдинов Рамил Равил улы белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтдшин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, философия фәннәре кандидаты, КФУ доценты Ләйлә Алмазова һәм башкалар катнашты.

Сөйләшү, нигездә, мәгариф өлкәсе турында барды.

Мәгълүм булганча, 2015 елның март аенда Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге ачылды.Үзәк ислам мәгарифе өлкәсендә уку-укыту, фәнни һәм методик ресурсларны берләштерү максатыннан оештырылды.

Очрашуда дини һәм дөньяви институтларның, фәнни оешмаларның үзара хезмәттәшлеген, элемтәсен дәвам итү мөһимлеге ассызыкланды. Фән эшлеклеләре, дин әһелләре катнашында фәнни-гамәли конференцияләр, курслар уздыру, әсбаплар бастыру турында сүз барды дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе