
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада 22-23 октябрьдә үтүче “XXI гасыр мәгарифендә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” дип аталган VIII халыкара ислам конференциясендә катнаша. Кичә Татарстан мөфтие конференциядә катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады.
“Имам Әбү Хәнифәнең шундый сүзләре бар: “Аллаһ үзенең галим хезмәтчеләрен ярата”. Ислам мәгарифе – һәр үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы өчен мөһим тармак. Россия ислам тәгълиматы мәктәбен торгызу, үстерү дәүләт сәсясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Мәскәү җәмигъ мәчете ачылышында Россия Президенты В. Путин үз чыгышында мөселман яшьләрен традицион ислам кыйммәтләре белән тәрбияләү мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук Президент Болгар ислам академиясен булдыруны да хуплады. Академия безгә татар дини рухи мирасын сакларга, дини гыйлемне үстерергә, радикал карашларга каршы торырга ярдәм итәр. Өммәтебезгә хәнәфи мәзхәбе һәм традицион ислам кыйммәтләре нигезендә берләшергә булышыр. Академиягә Россиянең һәм чит илләрнең билгеле галимнәрен чакыру ниятләнелгән”, - диде хәзрәт.
Шулай ук Татарстан мөфтие Россия голәмәләр шурасын төзү проектына тукталды. “Шурага Коръәнне белгән, дини хезмәтләр язган, гарәп телен, ислам хокукларын камил өйрәнгән дин белгечләре җыелыр дип көтелә. Алар карарлары, фәтвалары һәм гыйлемнәре белән төрле идеологияләргә каршы торырга, ислам кыйммәтләре сагында хезмәт итәргә тиеш булалар”, - диде хәзрәт.
Чараны Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте, Башкортстан дәүләт педагогика университеты, Уфадагы Россия ислам университеты, Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт-динара мөнәсәбәтләр шурасы оештырды һәм ул Ислам дөньясы университетлары федерациясе (FUIW), Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча халыкара ислам оешмасы (ISESCO) булышлыгы белән уздырыла.
Фәнни-гамәли конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән чакырылган дин әһелләре, галимнәр катнаша. Алар арасында Англия, Аргентина, Испания, Италия, Сингапур, Швейцария кебек илләрдән кунаклар бар дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.