Мөфти Таһир Саматов Мегион шәһәре татар үзәгенә фатыйха бирде

Мөфти Таһир Свматов Мегион шәһәре татар үзәгенә фатыйха бирде

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 09
Бу көннәрдә Мегион шәһәрендә тагы бер зур вакыйга булды – 3 ноябрь көнне биредә татар милли-мәдәни мөхтәриятенең үзәге ачылды. Милли рухта бизәлгән зур залдан, китапханәдән торган бу үзәкнең икенче ягына мәчет бүлмәләре урнашкан, болар барысы да халкыбызның үз мөлкәте булып тора.

Ханты-Манси автоном округында дистәләгән яңа шәһәр бар, Мегион – шуларның иң беренче салынганы. Сургут һәм Түбән Варта (Нижневартовск) калалары арасына урнашкан бу шәһәргә моннан 50 ел элек нигез салына, ул данлыклы Самотлор нефть-газ ятмаларын эшкәртүчеләрнең төп базасы булып тора. Бүгенге көндә Мегионда кырык меңнән артык кеше яши, шуның ун проценты – татарлар. Милләтттәшләребезнең биредә "Болгар" дип аталган татар милли-мәдәни автономияләре эшләп килә, милли ансамбльләре бар, берничә ел рәттән зурлап Сабантуйлар үткәрелә, Казаннан дәүләт ансамбльләрен чакырып, Татар мәдәнияте көннәре уздырыла...

Бу көннәрдә Мегион шәһәрендә тагы бер зур вакыйга булды – 3 ноябрь көнне биредә татар милли-мәдәни мөхтәриятенең үзәге ачылды. Милли рухта бизәлгән зур залдан, китапханәдән торган бу үзәкнең икенче ягына мәчет бүлмәләре урнашкан, болар барысы да халкыбызның үз мөлкәте булып тора.

Татар-башкорт милли үзәген тәкъдим итүдә (презентация) шәһәр җитәкчеләре, промышленность оешмаларының башлыклары, Казан, Сургут, Лангепас, Покачи, Түбән Варта шәһәрләреннән милли һәм дини оешма вәкилләре катнашты. Ханты-Манси автоном округының мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов милли үзәккә үзенең фатыйхасын бирде, бүләкләрен тапшырды. Шәһәр җитәкчелеге, предприятие башлыклары да бу чарага зур бүләкләр белән килгәннәр иде, аларның үзләренә дә милли үзәк тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстаннан язучы, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова да Мегионда үткән бу вакыйгада катнашты. Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Мегионда яшәүче милләттәшләребезгә котлау хатын укып ирештерде, милли үзәкнең китапханәсе өчен үзенең китапларын бүләк итте. Фәүзия Бәйрәмова татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ринат Шәйморатовка, бу оешманы гамәлгә куючылар Рамил Кыямовка, Радик Гайнуллинга, Фатихҗан Шакирҗановка зур рәхмәтләрен җиткерде, Татарстанның алга таба да Себердәге милләттәшләребезгә ярдәм итәчәген әйтте.

"Соңгы вакытта Мегион шәһәре милли эшләр буенча тирә-юньдәге башка шәһәрләрне дә узып китеп бара, - диде ул. – Сездә милли рухкөчле, инде шәһәр мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачар вакыт та җитте, шулай ук бу милли үзәктә дә татарчага өйрәтә торган якшәмбе мәктәбе булыр, дип ышанам. Татарлар нигез салган бу шәһәрдә татар исемендәге урамнар да булыр, дип уйлыйм. Шулай ук Мегионда яңа мәчет салып чыгу да алдыбызда торган зур бурыч. Халык белән очрашуга Казаннан язучыларны, тарихчыларны чакырыгыз, туган яклар белән элемтәне өзмәгез. Мегион – хантлар теленнән "Ерак йолдыз" дигәнне аңлата, ә сез, Себердә яшәүче милләтттәшләребез – безнең өчен инде якын йолдыз, иң якты йолдызга әйләнеп барасыз, шулай булып калыгыз да!..."

Соңыннан татар балалар ансамбле матур концерт күрсәтте, кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Милли үзәкне тәкъдим итү чарасын шәһәрнең күп санлы матбугат чаралары яктыртты, журналистлар катнашты, дип хәбәр итә Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.

Мегион шәһәреннән соң Фәүзия Бәйрәмова Түбән Варта, Радужный шәһәрләрендә һәм Яңа Аган (Новоагановск) бистәләрендә булды, анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты, аларга үзенең китапларын бүләк итте һәм Татарстаннан алып килгән газеталарны тапшырды. Шушы бер ел вакыт эчендә Фәүзия Бәйрәмова Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларында Салехардтан – Сургутка, Уренгойдан - Урайга, Муравленкодан – Мегионга кадәр дистәләгән шәһәрдә булды, меңләгән милләттәшебез белән очрашты, зур милли һәм дини чараларда катнашты, Себерне күтәргән татарлар турында бай материал туплады, Себерне үзе өчен өр-яңадан ачты, болар барысы да язучының яңа әсәрләрендә чагылыш табар, иншаллаһ!

Татар-ислам

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе