
Шәех, РФ Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россиянең Мөфтиләр Шурасы җитәкчесе Равил хәзрәт Гайнетдин «Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды Советы рәисе, Казандагы «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовны “Аллаһының Китабына тугры эшчәнлеге һәм күп еллар буена Коръәни-Кәрим кыйммәтләрен таратуда куйган хезмәтләре өчен” дигән мактаулы билге белән бүләкләде.
Равил хәзрәт Гайнетдин Илдар хәзрәт Баязитовка Коръән укучыларның Мәскәүдә үткәрелгән XVI Халыкара конкурсының финалы вакытында тапшырды әлеге бүләкне.
Равил хәзрәт Гайнетдин билгеләп узганча, Илдар хәзрәт Баязитовның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Россиянең төрле урыннарыннан һәм БДБ илләреннән Казанга килеп, дини белем алучы күрмәүче мөселманнар Коръәни-Кәримне укый һәм өйрәнә алалар.