
Бүген "Кол Шәриф" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин белән очрашты.
Очрашуда сүз Татарстанның дини вәзгыяте һәм җәмгыятьтә динара элемтәләрне ныгыту хакында барды.
Камил хәзрәт Айрат әфәндегә нәзарәт эшчәнлеге, традицион дини кыйммәтләрне саклау, торгызу, “Хузур” нәшрият йорты хакында сөйләде. Очрашу вакытында ТҖ МДН белән Куркынычсызлык советы арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар билгеләнде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.