МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН КӨРДСТАН ГОЛӘМӘЛӘР БЕРЛЕГЕ РӘИСЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы кысаларында Көрдстан мөселман галимнәренең башлыгы, доктор Габдулла шәех Сәгыйд әл-Көрди белән очрашты.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 05

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы кысаларында Көрдстан мөселман галимнәренең башлыгы, доктор Габдулла шәех Сәгыйд әл-Көрди белән очрашты. Әлеге очрашу вакытында мөфти Көрдстанның Голәмәләр берлегенә җылы каршы алулары өчен рәхмәтен белдерде һәм мөселман илләре дин галимнәренең уртак эшчәнлеге мөһимлеген ассызыклады. Дин галимнәре традицион исламны саклауга зур өлеш кертә алуы хакында әйтте.

Россия делегациясе Сәләхетдин Әйюби исемендәге университетның Ислам фәннәре факультетында булып, биредәге уку-укыту эшләре белән дә танышты.

Мәгълүм булганча, Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы 5 ноябрьдә төгәллә. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнаша.

Әлеге конференциянең төп максаты - Көрдстан, Гыйрак һәм халыкара җәмәгатьчелеккә икътисадый, иҗтимагый, сәяси проблемалар буенча фикер алышуны, үзара мөнәсәбәтләр коруны оештыру. Форумда галимнәр, сәясәтчеләр, дипломатлар, дин әһелләре Гыйрак, Көрдстан һәм бөтен Якын Көнчыгышка кагылышлы мөһим сораулар буенча сөйләшүләр алып баралар. Сөйләшүләр, нигездә, радикал агымнарга, качаклар белән бәйле проблемаларга, демографиягә, Гыйрак бөтенлеген саклауга кагыла.

Өченче ел уздырылучы чара Көрдстан хөкемәтенең Meri аналитик үзәге тарафыннан оештырылды.

Диния нәзарәте сайтыннан.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе