Әлмира Әдиатуллина: Җиңнәребезне тагын да сызганыбрак эшлик, җәмәгать!

Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетендә мөселман хатын-кызларының корылтаена әзерлек кысаларында, абыстайлар җыены үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 13
Бүген Казандагы "Ярдәм” мәчетендә мөселман хатын-кызларының корылтаена әзерлек кысаларында, абыстайлар җыены үткәрелде. Аны "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина алып барды.

Әлеге җыенда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, күп китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый, Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм башкалабыз мәчетләрендә, мәдрәсәләрдә дини белем бирүче абыстайлар, остабикәләр катнашты.

Бу мәҗлестә гаилә, ата-аналар, балалар хәле турында сөйләшү булды. "Нәселебезне, шәҗәрәләребезне беләбезме, васыятьнамәләребезне калдыра алабызмы?”-дип мөрәҗәгать итте Әлмира апа гүзәл затларга.

Аннары ул сүзне гасырыбыз башында ислам динен хаклык, гаделлек нигезендә алып баручы "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәткә бирде. Илдар хәзрәт Баязитов залдагы хатын-кызларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм үз исеменнән бу вакыйга – җыен уңаеннан котлады. "Бу мәҗлес – минем өчен шатлыклы вакыйга. "Ярдәм” мәчетендә нинди генә куанычлы хәл булмасын, безгә ул, Аллаһы боерса, савап булып язылыр. Сез барыгыз да төрле мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә ислам нигезләрен укытасыз, яшьләребезне әдәп-әхлакка өйрәтәсез. Без дә динебезне күтәрергә, үстерергә тырышырбыз”,-диде Илдар хәзрәт һәм сүзне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровка бирде.

Рөстәм хәзрәт батыр кеше ул. Исеме җисеменә туры килә аның. Үзенең чыгышын татарча сөйләве белән дә абыстайлар күңеленә кереп калды диясе килә аның хакында. "Әгәр сезнең кебек тырышлык куючы кешеләр булмаса, халкыбызда ислам дине сакланып калмаган булыр иде. Шуның өчен сезгә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез”,-диде Рөстәм хәзрәт. Ир кеше атна саен җомга намазына барырга тиеш. Бу – алар өчен фарыз гамәл. Ә хатын-кызларга намазны өйләрендә генә укысылар да була. Аларга ирен мәчеткә озатып җибәрү һәм каршы алу мәслихәт. Соңгы вакытларда хатын-кызларның хиҗаб – яулык кию мәсьәләсе калыкты. Әмма, ни кызганыч, бүген татарлар арасында да яулыкка каршы чыгучылар бар. Кайберәүләр хәтта элек татарлар яулык бөркәнмәгән дип расламакчы була. Янәсе, чит илләрдән килгән яман гадәт бу. "Юк, чит илләрдән килгән яман гадәт түгел бу. Яшь татар кызларының әхлагы саклансын, тормышлары матур булсын дигән максаттан чыгып киелгән яулык ул! Әле беркөнне бер югары уку йортында яулык киеп намаз укыган бер кызга карата тискәре караш килеп чыгып, безгә ул низагны бетерү насыйп булды. Мөфти хәзрәтебез кызларның яулыгы, өс киеме уңаеннан Татарстан мәгариф министры белән очрашты һәм ул уңай хәл ителде. Закон нигезендә безнең хокукларыбыз бар үз гореф-гадәтләребезне алып барырга. Кайберәүләрнең тискәре фикеренә карамастан, без үз хокукларыбызны белергә һәм гореф-гадәтләребез буенча яшәргә тиеш булабыз”,-диде Рөстәм хәзрәт икеләнергә урын калдырмыйча. Әгәр яулык бөркәнгән кызларга тискәре караш була икән, моның өчен Диния нәзарәте вәкилләренә, яисә якындагы мәчет әһелләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Рөстәм хәзрәттән соң да чыгыш ясаучылар күп булды. Рәшидә абыстай Исхакый, мөгаллимәләр Лена Таҗиева, Флера Ханнанова, Сәйдә Аппакова, Сәрия Зыятдинова, Башкортстан вәкилләре Кадрия Идрисова, Фәүзия Казыханова, Разия Шакирова, Рида Мисбахова һәм башкаларның күркәм чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.

Әле аларның тагын да сөйләшәселәре, күп санлы мәсьәләләрне хәл кыласы бар иде. Әмма икенде намазы килеп җитте. Шунда, кем әйтмешли, дилбегәне кабаттан Әлмира апа үз кулына алды. Ул чыгышларның вакытын кыскартты. Җиңнәребезне сызганыбрак эшләргә кирәклеге хакында әйтте.

Калган мәсьәләләр 12 мартта булачак Мөслимә хатын-кызлары корылтаена калдырылды.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе