Әлмира апа 30 ел “Азат хатын” журналында эшләде

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Сөембикә” (“Азат хатын”) журналының...

БӘЙЛЕ
2014 Май 16

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Сөембикә” (“Азат хатын”) журналының чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан, бәйрәм кичәсе үткәрелә.

Әлеге бәйрәм чараларына “Мөслимә” Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе, “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллина да чакырулы. Ник дигәндә, Әлмира апа бу журналда 30 ел эшләп, җаваплы сәркатип вазифасыннан лаеклы ялга чыкты.

“100 елның утызы – минем яшьлегемнең гүзәл чоры”,-дип сөенеп искә алды ул чорларны Әлмира апа. Аның “Азат хатын”ның баш мөхәррире Асия Хәсәновага, соңрак бу журналның баш мөхәррире булган Венера Ихсанова һәм Роза Туфитулловага рәхмәтләре чиксез. Ул шулай ук үзе белән хезмәт куйган Хәсән Сарьян, Габдулла Шәрәфи, Кояш Тимбикова, Венера Зөбәерованы олы хөрмәт хисләре белән искә алды.

Журналдан киткәннән соң, Әлмира апа Рәшидә абыстай Исхакыйда, аннары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Ул 1995 елда Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлеген төзеде, 1997 елда исә “Иман” мәркәзендә “Мөслимә” газетасын чыгара башлады. Шуннан бирле әлеге газетаның 197 саны дөнья күрде. Соңгы вакытларда бу җәридә “Ярдәм” мәчете каршындагы “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителергә кереште.

Әлмира апа Аллаһыга шөкер кылып яши торган мөслимә. “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән конкурсның ул быел 17 нчесен “Ярдәм” мәчетендә үткәрде. Ул: “Милләтемә хезмәтем белән бераз гына булыша алсам да, үземне чиксез бәхетле итеп тояр идем”,-ди.
Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе