Әлмәндәр бабайны соңгы юлга озаттылар

СССРның халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровны соңгы юлга озаттылар.

БӘЙЛЕ
2012 Май 29
Камал театрында СССРның халык артисты, Тукай һәм Станиславский премиясе лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровны соңгы юлга озаттылар. Бөек артист белән хушлашырга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Татар халкы аны Әлмәндәр, Палач, Ислам, Бәхтияр, Ишан, Ленин һәм башка бик күп образлары аша хәтерли. 2008 елда 80 яшьлек юбилеен уздыргач, Шәүкәт Биктимеров бик каты авырды, халык арасына чыгып йөрмәде. 28 май көнне татарлар арасыннан СССРның соңгы халык артисты Шәүкәт Биктимеров вафат булды. 29 майда Камал театрында артистны соңгы юлга озаттылар.

2012 елда татар сәнгате бер-бер артлы бөек шәхесләрен югалтып тора: февраль аенда артистка Фирдәвес Әхтәмова, Камал театры директоры Шамил Закиров, май башында драматург Туфан Миңнуллин, инде менә май ахырында Шәүкәт Биктимеров үлеп китте. Бу турыда Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да искә алды. Чыннан да, татар сәнгате якты йолдызларын югалта бара.

Биктимеров белән хушлашырга президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Саба районы Рәис Миңнеханов килде. Матәм чарасында мөфти Илдус Фәиз, Татарстан Фәннәр Академиясе җитәкчесе Әхмәт Мәзгәров, Качалов театры җитәкчесе Александр Славутский катнашты. Халык яраткан артисты белән хушлашырга зал тутырып җыелды.

Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Биктимеровны милләтебез беркайчан да онытмас, бу турында нефтьчеләр дә сүз күтәрде, диде.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе