Людмила Алексеева: Хиҗабларны тыйсалар, тәреләрне дә тыярга кирәк

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, Мәскәүнең Хельсинск төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева мәктәпләрдә башка дин билгеләрен рөхсәт иткәндә, хиҗабларны тыю дөрес түгел, дип белдерде.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 12

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, Мәскәүнең Хельсинск төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева мәктәпләрдә башка дин билгеләрен рөхсәт иткәндә, хиҗабларны тыю дөрес түгел, дип белдерде.

Ул мондый тыюның гадел булмавы хакында әйтте. “Мин мондый тыюга каршы түгел. Тик ул чагында тәреләрне дә тыярга кирәк. Тәреләр аерым диннең дәлилләре булып тора. Ә бездә тәреләрне мәктәптә иркенләп тагып йөриләр”,-дип белдерде Людмила Алексеева кичә үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Кичә Мордовия Югары суды мәктәптә хиҗаб киеп йөрүне тыю турында закон кабул итте. Ул моны Мордовия хөкүмәтенең укучыларның мәктәптә киеп йөри торган формасына гомуми таләпләренә нигезләнеп эшләде. Аның нигезендә, мәктәптә дини киемнәр киеп йөрү рөхсәт ителми.

Хәзерге вакытта Мордовиядә 50 мең татар-мөселман яши. Аларның яртысын тәшкил иткән хатын-кызлар уку йортларына хиҗабтан йөри. Биредә әле сүз тулы мәгънәсендәге хиҗаб турында да бармый. Бәлки сүз юка яулык хакында бара, дип белдерде шикаятьчеләр судка. Аларның ассызыклавынча, Татарстанда яулыклар кию рөхсәт ителгән, Чечняда алар мәҗбүри рәвештә киелә, фәкать алар Мордовиядә генә тыелган. Мәктәпләрдә кечкенә кызларның башыннан яулыкны салдыралар, аларны линейкадан куып чыгаралар, ата-аналарны һәм балаларны җаваплылыкка тарталар, дип дәгъва белдергәннәр Мордовия мөселманнары өммәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе