Җәлил хәзрәт Фазлыев: Казанның “Әл-Мәрҗани” мәчете каршында ачылган “Балалар үзәге” тәҗрибәсе бөтен Россиягә үрнәк”

Казанда дөньяви һәм дини тәрбия бирүче балалар үзәге эшли башлады.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 03

Казанда дөньяви һәм дини тәрбия бирүче балалар үзәге эшли башлады.

Казаннның Әл-Мәрҗәни Җәмигь мәчете каршында дөньяви һәм дини тәрбияне бергә алып баручы икенче “Балалар үзәге” эшли башлады. Үзәкне тәкъдим итү чарасында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Совет районы баш имамы Нияз хәзрәт Закиров катнашты.

Үзәк 40 баланы кабул итә. Биредә сабыйларга тел, әдәп-әхлак дәресләре бирелә, ислам дине гыйлеме, йолалары өйрәтелә, болардан тыш балалар сөйләм үстерү күнекмәләре алачак, рәсем ясау, төрле кул эшләре серләрен үзләштерәчәк. “Балалар” үзәгенә кабул ителүчеләр арасында татар, рус, дагыстан, чечен, лизгвин һәм башка милләт балалары бар. Тантанада катнашкан Җәлил хәзрәт сүзләренә караганда, Казанда мондый үзәк ачылу, үзе бер тарихи вакыйга.

“Әдәп-әхлакның, тәрбиянең чишмә башы – гаилә булырга тиеш. Әмма бүгенге көндә ата-аналар 12-14 әр сәгать эштә һәм бала тәрбияләүгә берничек тә вакытлары калмый. Шуларны күздә тотып, Казан шәһәре мөхтәсибәте бүгенге көн өчен үтә дә кирәкле проектларны гамәлгә ашыра. Чарада балаларның чыгышларын тыңлап, үзем дә сабыйларча самими шатланып утырдым. Оештыручыларның эшләренә Аллаһ ярдәм бирсен, башкалар да мондый проектларны чынга ашырганнарга аяк чалмыйча, алардан үрнәк алсыннар иде,” – ди Баш казый.

Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин исә мондый үзәк инде икенчесе булуын һәм ата-аналарның күпсанлы сораулары буенча яңасын ачарга карар кылуларын ассызыклап узды. “Балалар” үзәгендә хезмәт күрсәтүчеләрнең барысы да махсус яки югары белемле, балалар белән эшләүдә тәҗрибәләре бар. Монда йөрүче нарасыйлар хәләл ризык белән туклана, көндәлек режим исә - дөньяви балалар бакчасындагы кебек үк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе