Левченко бистәсендә иҗат белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булдырылды - Илсур Метшин

Биредә “Полимер” дигән мәдәният йорты яңартылып ачылды

БӘЙЛЕ
2015 Дек 03

Казанда, капиталь төзекләндерү эшләреннән соң, “Полимер” дигән мәдәният йорты ачылды. Мәскәү районында Рәхимов урамы, 29 адресы буенча урнашкан учреждение Левченко бистәсендә яшәүче 5 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

Мәдәният йортында төрле юнәлешләр буенча 13 түгәрәк эшли, аларга 200 тирәсе кеше йөри. Бүген Левченко халкын “өй туе” белән Казан мэры Илсур Метшин килеп котлады.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева, “Полимер” мәдәният йорты директоры Денис Перелыгин, шулай ук проект һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

“Полимер” мәдәният йортын капиталь төзекләндерү “Авыл клублары” дигән республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган. Клубта барлык инженерия системасы алыштырылган, клуб эче үзгәртелгән, санитария-гигиена бүлмәләре, түшәмнәр төзекләндерелгән, клуб диварлары буялган. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан 18,3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Красная Горка бистәсендәге мәдәният йорты белән чагыштырганда, бу чараларга биредә 3 тапкырга артык мәйдан төзекләндерелгән.

Төзекләндерү эшләреннән соң, клубта 252 урынга каралган актлар залы, хореография, вокал, кулланма сәнгать, спорт-сәламәтләндерү гимнастикасы белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Илсур Метшин дәрес бара торган бүлмәгә кереп, түгәрәккә йөрүчеләр белән аралашты. Шәһәр башлыгы бирегә килүчеләрдән яңа клубтагы мохит һәм дәресләр өчен барлык шартларның да булдырылуы турында кызыксынды. “Мирас” татар ансамбленә йөрүчеләр сүзләренчә, Левченко бистәсендә яшәүче өлкәннәр үзләре яраткан иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булганнар.

Мәдәният йорты директоры Денис Перелыгин сүзләренчә, төзекләндерү эшләреннән соң клубка яшьләр дә йөри башлаган. Моңа кадәр “Полимер”га, нигездә, балалар һәм пенсионерлар йөрсә, бүген исә төрле юнәлештә эшли торган түгәрәкләргә яшьләр дә килә. Аерым алганда, яңартылган клуб “Doratti” кавер-төркеме өчен даими репетиция мәйданчыгына әверелгән. Төркемдәгеләр тавыш һәм ут җайланмалары белән җиһазландырылган актлар залы турында бик мактап сөйләделәр. Мондый яхшы шартлар булдырырга ярдәм иткәне өчен Казан мэрына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Илсур Метшин, үз чиратында, клубка йөрүчеләргә барлык шартлар да булдырылган бинада иҗат белән шөгыльләнүдә уңышлар теләде. “Күзгә ташланырлык” кардиналь үзгәрешләр. Левченко бистәсе өчен – бу әһәмиятле вакыйга. “Авыл клублары” дигән президент программасы ярдәмендә бистәдә халкына шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә булдырылган шартлар тәкъдим ителә. Ветераннарыбыз һәм балаларыбыз күңелләренә хуш килгән шөгыль белән мавыга алалар. Бу бик яхшы күренеш. Шартлар булдырылды, хәзер эчтәлекне тулыландырасы кала. Бистәдә мәдәни тормыш кайнап торыр дип өметләнәм”, - диде шәһәр башлыгы.

Аерым алганда, 1765,4 кв. м мәйданны били торган клуб бинасы 1974 елда төзелгән. Шушы вакыт эчендә биредә капиталь төзекләндерү эшләре бер тапкыр да үткәрелмәгән. Яңартылган клубны ачу тантанасы бистә халкы өчен бик көттергән вакыйга булды, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе