Әлбир хәзрәт Крганов: Сезне “Ярдәм” Ислам хәйрия фондының 10 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды рәисе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 09

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды рәисе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү, Үзәк төбәкләре һәм Чувашия мөфтие, РФ Иҗтимагый Палата әгъзасы Әлбир хәзрәт Кргановтан котлау хаты алды. Анда болай диелгән:

«Мөхтәрәм Илдар хәзрәт!
Мәскәү каласы Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” дигән Үзәк төбәк мөселманнары вә шәхсән үз исемемнән, Сезне күренекле вакыйга - “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының 10 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез!

Сезнең оешмагыз чит кешеләр хастасына битараф булмаган затларны бергә туплап, күп еллар дәвамында хәйрия һәм мәгърифәт эшчәнлеге алып бара. Эшчәнлегегез биниһая зур әһәмияткә ия, чөнки Сезнең инициативагыз үзәгендә – балалар, пенсионерлар, шулай ук социаль яктан якланмаган башка категория кешеләре. Сез аларның милләтенә, гражданлыгына карамастан, дини гыйлем бирәсез. Ә бу исә милләтара, динара дуслыкны ныгытуга ярдәм итә.

«Ярдәм” фондының 10 еллык тантаналарында катнашырга чакырганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Әмма Чувашия Республикасы Көненә багышланган чараларда катнашуым сәбәпле, Сезнең бәйрәм тантаналарында була алмадым.

Күп санлы котлауларга кушылган хәлдә, барлык башлангычларыгызда Сезгә уңышлар һәм рухи күтәрелеш юлдаш булсын дигән теләктә калам.

Тормышыгызның һәр көне сәламәтлектә һәм муллык-сәгадәттә узсын!
Хак Тәгалә Сезгә саулык-сәламәтлек бирсен, хаклык юлында рухыгызны ныгытсын. Һәм Сезгә игелекле гамәлләрегез өчен фани вә мәңгелек дөньялар рәхәтен тату насыйп булсын.”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе