
Дөньяның иң укымышлы иле булып Финляндия аталды. Аның артыннан 4 төньяк иле — Норвегия, Исландия, Дания, Швеция бара. Швейцария – 6 нчы урында.
Иң укымышлы унлыкка АКШ, Германия, Латвия һәм Нидерланд илләре эләккән.
Эстония – 14 нче, Россия – 27, Литва – 31, Грузия 51 нче урыннарга лаек, дип табылган. Латвия элекккеге СССР илләре арасыннан беренче унлыкка эләккән бердәнбер ил булып чыккан.
Әлеге рейтинг АКШның Үзәк Коннектикут универститеты галимнәре тарафыннан әзерләнгән. Галимнәр 200 илнең статистикасын өйрәнгәннәр, тик 61 илнең генә мәгълүматы тулы һәм актуаль булып чыккан.
Алар рейтинг аша халыкның укымышлылык дәрәҗәсен генә билгеләп калмаганнар, бәлки бу зыялылык кешеләрнең көндәлек тормышында никадәрле ихтыяҗга ия булуын да күрсәткәннәр.
Аерым алганда, биредә нәшер ителгән кәгазь һәм онлайн басмаларның саны, китапханәләр, мәгариф системасы, компьютерлар белән тәэмин ителеш тә исәпкә алынган.
“Яндекс”тан алып тәрҗемә ителде