
"Әгәр 2014 елның 16 мартында үтәчәк Кырым халкының үз теләген белдерүендә Кырымның, Кырым автоном республикасының һәм Севастопольның, Русия составына керү карары кабул ителсә, референдумнан соң Кырым бәйсез һәм республикан идарәдәге суверен дәүләт итеп игълан ителәчәк”, диелә бу документта.
Рәсми Киев референдумны кануни түгел дип саный. Кырымтатар милли мәҗлесе дә референдумга бойкот игълан итеп нәтиҗәләрен танымаячагын белдергән иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".