Татарстан мөфтие Камил хәзрәт мөхтәсибләрне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады һәм кайбер чаралар белән таныштырып үтте.
"Барыгызны да Корбан бәйрәме белән котлыйм. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Быел Казанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 7 сәгать 20 минутта, гает намазы - 7 сәгать 50 минутта башлана. Хөтбә намаздан соң укыла. Корбан чалулар намаздан соң булырга тиеш. Тагын шундый хәбәр җиткерәсебез килә: нәзарәт ятим гарип балалар өчен йорт булдырырга ниятләде. Безгә Биектаудан бер бина бирделәр. Хәзер аңар ремонт ясарга тиешбез. Төзекләндерүгә 6 миллион сум акча кирәк булачак. Бу изге эштә һәркем катнаша ала. 7715 номерына "Закят” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрү дә җитә. 1 смс-хәбәр бәясе 50 сум, күбрәк хәер бирергә теләгәннәргә "Закят” сүзеннән соң буш урын (пробел) калдырырга һәм сумманы язарга. Нәзарәтнең беренче проекты сукырлар өчен үзәкне эшләтү иде, хәзер менә гарип ятим балалар өчен бер махсус йорт ачу икенче проект булып тора”, - диде ул һәм аннары мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән бүләкләр белән таныштырды.
" " Шура” альманахының икенче саны чыкты. Анда 13 вәгазь, хәнәфи мәзһәбенә кагылышлы язмалар, сорау-җаваплар, динебез тарихына кагылышлы мәкаләләр бастырылган. Журнал Татарстандагы һәр имам өчен әзерләнде”, - диде. Журнал авыл имамнарына таратыр өчен һәр район мөхтәсибенә тапшырылды.
Мөфти шулай ук тагын бер китап чыгуы хакында хәбәр җиткерде: " Нәзарәт тарафыннан уздырылучы "Мәрҗани елы” уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗанинең җәйге вакытта ястү намазын укуга багышланган китабын иске басмадын җыеп бастырдык. Киләсе атнага ул тулысынча нәшер ителеп бетәчәк”.
Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелышта "Хәләл” стандартлар комитеты Марат Низамовны дини эшчәнлек алып баруда, хәләл брендын киң җәмәгатьчелеккә танытуда зур тырышлык куйганы өчен нәзарәтнең "Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.
Мөхтәсибләргә Президент бүләге буларак ноутбуклар тапшырылды дип хәбәр итте ТҖ МДНнең матбугат хезмәте.