
Төркиянең элеккеге мөфтие, Коръәннең кулъязма нөсхәләре белгече, доктор Тайяр Алтыкулач Татарстан мөфтие чакыруы буенча Казанга килде.
Татарстан мөфтие Төркиядән килгән дин белгече белән “Казан басмасы” Мосхәф шәрифенең икенче басмасын әзерләү хакында сөйләште. Яңа басма Коръәнне төгәл укырга ярдәм итүче хәрәкәләрне дөресләү, шулай ук дөньяви стандартларга туры китереп, махсус бүлекләргә бүлү ниятеннән әзерләнә. Аятьләр 1803 елгы басмадагы кебек биттән-биткә күчкәндә өзелмәячәк, моннан тыш яңа басма хәрефләр саны буенча да тиешле булганча Госманлы шрифтына туры киләчәк. Укырга җайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренәчәк. Шулай итеп ТР МДН татар хафизлары өчен укырга һәм ятларга уңайлырак басманы әзерли.
Таяйр Алтыкулач нәзарәтнең Коръән бүлеге белгечләре эшен карады һәм кайбер киңәшләрен бирде дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.