
Коръәннең Казан басмасы тиздән яңадан бастырылачак.
Бу хакта “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Билгеле булганча, Казанда Коръән 1881 елда бастырыла, әмма 1803 елда нәшер ителгән Коръән күбрәк тарала.
Сүриядән, Иорданиядән, Мисырдан халыкара белгечләрне җәлеп итеп, Коръәннең Казан басмасын яңадан бастыруга әзерләгәннәр. Әлеге басма инде компьютерда җыелган, бер атнадан ул нәшрияткә тапшырылачак.
“Без Казан басмасының технологиясен файдаланып, Коръәнне бастырганда заманча ысулларны кулланачакбыз. Компьютерда җыйганнан соң, белгечләр аны бик җентекләп тикшереп чыкты. Эш якынча 1,5 ел чамасы барды. Инде “Идел-Пресс” нәшрияты белән дә сөйләшүләр булды. Без аны бөтен кануннарына туры китереп бастырачакбыз”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Коръән басылып чыкканнан соң, ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк дип хәбәр итте "Татар-информ".