"Хузур" нәшрият йорты "Тәварихы Болгария"не бастырды

"Хузур" нәшрият йорты, Изге Болгар җыены якынлашып килгәндә, ә ул 14 июньдә уздырыла, "Тәварихы Болгария" китабын нәшер итте.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 09

"Хузур" нәшрият йорты, Изге Болгар җыены якынлашып килгәндә, ә ул 14 июньдә уздырыла, "Тәварихы Болгария" китабын нәшер итте. Рухи мирасыбызның бер ядкаре саналган китапның авторы - дин белгече, мәгърифәтче Таҗеддин Ялчыгол (1768-1838). Шуны әйтергә кирәк: "Хузур" нәшрият йорты Ялчыгол иҗатына икенче мәртәбә мөрәҗәгать итә. Ел башында Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабы чыгарылды.

Татарлар арасында популяр булган һәм үзенчәлекле фәнни фикерләр, бәхәсләр уяткан "Тәварихе Болгария"дә язылганнар бүгенге көндә дә үзенең мөһимлеген югалтмый. Шуны да әйтергә кирәк, бу әсәр хакында заманында Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов үз фикерләрен белдерәләр, шулай ук М. Госманов, Ә. Хәйри, М. Әхмәтҗанов кебек замандаш галимнәребез фәнни яктан тикшерәләр.

1917 елга кадәр (1870-1902) "Тәварихе Болгария" китабы дүрт тапкыр басыла. Соңгы мәртәбә аны 1999 елда мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов нәшер иткән иде.

Нәзарәт игълан иткән "2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" кысаларында бастырылган "Тәварихы Болгария"нең яңа басмасын һәм "Хузур" чыгарган башка китапларны "Изге Болгар җыены"нда сатып алырга мөмкин булачак. Нәшрият йорты 14 июньдә Болгарда беренче тапкыр дини китап ярминкәсен уздыра. Ярминкәдә "Хузур"ның, шулай ук Россия һәм БДБ илләренең алдынгы нәшриятлары китаплары тәкъдим ителер дип көтелә.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе