Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең "Вечная любовь» ("Мәңгелек мәхәббәт”) китабында "Мәхәббәт ияләшүдән ничек аерыла?”, "Ни өчен мәхәббәт күңел кайтуга китерергә мөмкин?”, "Мәхәббәттә нәфес төшенчәсе” кебек сораулар, темалар күтәрелә һәм бик тә ихлас мәхәббәт хисенең табигате ачыла. Автор мәхәббәтнең иң күркәм ягы Аллаһны яратуда күренә, дигән фикергә килә. Камил хәзрәт бу фикерне раслап, Коръәннән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. в.) хәдисләреннән күп санда мисаллар китерә. Хәзрәт укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Син яратудан баш тартырга тиеш түгел. Әмма бар нәрсәне Аллаһы Тәгалә һәм Аны ярату хакына яратырга тиешсең. Мондый төр ярату шәхси нәфес, теләк өчен түгел. Һәм ул Рәхимле Раббыбызга рәхмәтле булуны, Аллаһы Тәгалә яралткан бар нәрсәне Аның бүләге итеп яратуны күрсәтә”, - ди.
Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабировның «Сихердән сак булыгыз!” җыентыгында сихер төшенчәсенә аңлатма бирелә. "Бүгенге көндә радио, телевидения, электрон мәгълүмат чаралары ярдәмендә сихер киң таралыш алды. Безнең максат – сихер, им-томнар артына яшерелгән куркынычтан саклау, кисәтү”, - дип яза Нияз хәзрәт. Китапта сихер белән шөгыльләнүчеләргә иярүне тыйган өзекләр Коръәннән һәм хәдисләрдән китерелә.
«В чем сущность бидгата» дип аталган китапта сүз "бидгать” төшенчәсе турында бара. Бүгенге заман төрек дин галиме Сәет Али Кушавчи, танылган галимнәр, тикшерүчеләр китапларына таянып, исламдагы яңалыкларга – бидгатькә кагылышлы мисаллар китерә. Лексик яктан караганда "бидгать" сүзе Ислам нигезләренә һәм сөннәткә каршы килмәгән яңалыкларны аңлата. Аны шәригать буенча карала торган "бидгать»- ялгыш фикерләр, карашлар төшенчәсе белән бутарга кирәкми.
Китапларны күпләп сатып алырга теләүчеләргә huzur.inform@mail.ru электрон почтасына язарга яки 89655965537 телефонына шалтыратырга кирәк дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.