
Бу атнаның якшәмбе көнендә, 2 августта, “Әниләр” мәчетендә «ТР МДН ХАҖ» программасы нигезендә изге сәфәргә баручылар өчен беренче дәресләр уздырыла. Дәресләрдә булачак хаҗиларга хаҗ кылу тәртипләрен, үзенчәлекләрен аңлатачаклар.
«ТР МДН ХАҖ» изге сәфәргә әзерләнүгә аерым бер зур игътибар бирә. Хаҗиларга изге сәфәр кысаларында күп кешеләр арасында озак йөрергә туры килә, шулай ук гыйбадәтләрнең барысын вакытында, дөрес итеп үтәп чыгарга кирәк. Менә шуңа да алдан җитди әзерләнү бик мөһим.
Дәрес сәгать 10.00 дә башлана. Үткәрү урыны: “Әниләр” мәчете, Казан, Газ урамы, 18 нче йорт дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.