
“Витарус” күпләп әйбер сату базарының (Вьетнам базары) бер катлы сәүдә павильоннары януы факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Материаллар РФ Җинаять кодексының 167 нче маддәсенең 2 нче часте (хулиганлык нияте белән яндыру, шартлату яки башка куркыныч ысул белән милекне аңлы рәвештә юкка чыгару яки аңа зыян китерү) буенча җинаять билгеләре нигезендә төзелгән.
13 октябрьдәге янгын нәтиҗәсендә өч сәүдә корпусы янып беткәнлеге билгеле. Янгынның гомуми мәйданы 4,6 мең кв.м. Зыянның гомуми суммасы 134 млн сум тәшкил итә.
Вакыйга урынына ашыгыч тәртиптә тикшерү-оператив төркем, шулай ук тревога буенча хәбәр ишеткән хезмәтләр – 4 ЮХИДИ экипажы һәм полициянең патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны юлланган. Моннан тыш, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре көче белән якындагы территория камап алынган. Янгын урынында җәмәгать тәртибен барлыгы 100 дән артык полиция хезмәткәре кайгырткан дип хәбәр итте "Татар-информ".