
Казан дәүләт медицина университеты җитәкчелеге татар телен белүгә багышланган бердәм диктант яздыру мөрәҗәгате белән чыкты. 23 апрельдә диктант язарга теләге булганнар КДМУның биналарына килеп, татарча диктант яза ала, дип хәбәр иткән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре.
Әлеге чарага Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы медицина көллиятләрендә белем алучылар да кушылачак. Әлеге акция барлык урыннарда да берьюлы 14 сәгатьтщ башланачак.
Чарада катнашучылар татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан бер өзек язачаклар, анда кешеләрне ярату, мәрхәмәтлелек һәм рәхим-шәфкатьлелек хисләре чагылыш табарга тиеш.
Бердәм диктант “Татарстан Республикасындагы дәүләт телләре һәм ТР дагы башка телләр турында” дигән закон нигезендә үткәрелә. Анда шулай ук кешеләрнең Татарстандагы дәүләт телләрен 2015-2020 елларда саклау, өйрәнү һәм үстерү, мәсьәләләренә игътибарларын җәлеп итү дә каралган. Хәзерге вакытта әлеге диктантны оештыручылар башка мәгариф учреждениеләре белән дә сөйләшүләр алып бара, дип хәбәр итте “Татар-информ”.