Казандагы Вьетнам базарында сәүдә павильоны янып беткән

Казанның Вьетнам базарында чыккан янгын нәтиҗәсендә, сәүдә павильоны тулысынча янып беткән.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 14

Казанның Вьетнам базарында чыккан янгын сәүдә павильонын тулысынча юкка чыгарган. Янгыннан зыян күрүче һәм үлүчеләр юк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

15.55 сәгатьтә кризислы хәлләр белән идарә итү үзәгенә “ГЛОНАСС 112” диспетчерыннан Журналистлар урамы, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан “Витарус” ҖЧҖ павильонында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Сәүдә павильоны сэндвич-панельләрдән төзелгән бер катлы 78х36м мәйданлы бина булган. Янгын зыян китергән мәйдан 2800 кв метрдан артып киткән.

Янгын сүндерүгә 102 кеше һәм 22 техника җәлеп ителгән, шул исәптән тармак министрлыгыннан – 92 кеше һәм 18 техника. Оператив төркем белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев җитәкчелек иткән.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе