Казанда Васил Ханнановның дини темага багышланган күргәзмәсе ачылды

30 гыйнварда Казанда рәсссам Васил Ханнановның дини темага багышланган “Фәзкуруни – Әзкуркум” исемле күргәзмәсе ачылды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 02

30 гыйнварда Казанда рәсссам Васил Ханнановның дини темага багышланган “Фәзкуруни – Әзкуркум” исемле күргәзмәсе ачылды.

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган әлеге күргәзмәдә Васил Ханнановның Коръән сүрәләренә, догаларга, пәйгамбәрләргә багышланган йөз иллеләп эше тәкъдим ителә. Аларда рәссам әлеге темаларны сәнгати яктан чагылдырган.

Күргәзмәнең Коръән сүрәләренә багышланган бүлеге исә “Әбием Коръәне” исеме белән тәкъдим ителә. Биредәге хезмәтләрендә Васил Ханнанов әбисеннән калган мирасны – Коръән китабы битләрен кулланган.

Күргәзмәнең исеме Коръәннең “Бакара” сүрәсенең 152 нче аятендәге Аллаһның “Фәзкуруни – Әзкуркум” сүзләре белән аталган. Туры мәгънәдә әлеге сүзләр "Мине зекер итегез, Мин дә сезне (ярлыкау, рәхмәт итү һәм ярдәм бирү белән) хәтерләрмен", дип тәрҗемә ителә.

Бүгенге көндә әлеге күргәзмәдәге эшләр Уфада, Мәскәүдә, Иран Ислам Республикасы башкаласы Тәһран шәһәрендә тәкъдим ителгән.

Шуны да әйтү кирәк: рәссам дини темага узган гасырның 90 нчы елларыннан иҗат итә. Моңа Казанда яшәүче сәнгать белгече Розалина Шәһиева сәбәпче булган. 1990 нчы ел башында Валерия Порохованың Коръән тәрҗемәсенең беренче басмалары чыккач, Розалина Шәһиева аңа Коръәннең күркәмлеге, һәрбер сүрә исеме иҗат итү өчен этәргеч булуы хакында әйтеп узган. Һәм чыннан да ул сүзләр минем исемдә калды, дип сөйләде Васил Ханнанов.

* * * *

Васил Ханнанов – Русия рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы 1992нчы елдан "Чыңгызхан" рәссамнар иҗат берләшмәсе рәисе. Аның хезмәтләре Уфа, Казан шәһәрләрендә шулай ук чит илдә, Төркиянең Истанбул, АКШның Джерси-Сити шәһәрләрендә саклана дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе