Казанда "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе узды

2 апрельдә Казанның Әхмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә Бөтенрәсәй хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы, “Ярдәм” фонды, Россиянең мөселман эшмәкәрләре берлеге, Коръән хафизлар әзерләү үзәге XIX “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен уздырыла.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 04
2 апрельдә Казанның Әхмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә Бөтенрәсәй хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы, “Ярдәм” фонды, Россиянең мөселман эшмәкәрләре берлеге, Коръән хафизлар әзерләү үзәге XIX “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештырды. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен уздырыла.

Бәйгедә 4 тән 18 яшькәчә, Рәсәйнең һәм Татарстанның төрле районнарыннан 400ләп артык бала катнашты. Конкурс ачылышында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге рәисе урынбасары Айдар Шаһимәрданов һәм башкалар катнашты. Иң башта балаларга, кунакларга Россия мөселманнары лидеры Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгате укылды.





Бөтенрәсәй “Мөслимә” мөселман оешмасы җитәкчесе Әльмирә ханым Әдиятуллина сүзләре буенча, бәйгенең төп максаты ул – халкыбызга: тәрбияле, аек акыллы, эш сөючән, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтү; традицион исламны җәелдерү; татар теле һәм мәдәниятен, яшь буын арасында тарихны пропагандалауга өлешебезне кертү.



Җиңүчеләр 38 номинация буенча бүләкләнде: Кол Гали, Кол Шәриф, Ш.Мәрҗәни, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәизханов, Һади һәм Сади Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави, Әхмәдзәки Сафиуллин, Әнвәр Хәйри, Хәниф Вәлиев, Исмәгыйль Сәлимшин һ.б.



Балалар 38 номинациядә һәм төрле яш категорияләрендә 18 урын белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Әхмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге президенты Илдус Садыйк, язучы Рабит Батулла, артист Равил Шәрәфи, галимнәр Лена Таҗиева, Хатыйп Миңнегулов, Коръән хафизлар әзерләү үзәге мөдире Ибраһим Сабиров, Милли хәйриячеләр берлеге рәисе Хәбибрахман Миңнуллин һәм башкалар тапшырды. Олуг кунакларга балаларга динебезне үстерергә, милләтебезне, телебезне саклау бурычын куйды.



Җиңүчеләр:

Ир балалар
4-10 яшьлек малайлар арасында беренче урын Байгаков Мостафа
11-14 яшьлек егетләр арасында беренче урын Шибугаев Гыймран
15-18 яшьлек егетләр арасында беренче урын Габдерәшитов Камрон

Кыз балалар

4-10 яшьлек кызлар арасында беренче урын Яруллина Гайшә
11-14 яшьлек кызлар арасында беренче урын Газизулина Кәримә
15-18 яшьлек кызлар арасында беренче урын Әхмәтшина Зөлфия




"Ярдәм" фонды матбугат үзәге

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе