Бүген Казанда, Татарстан милли китапханәсенә нигез салынуга 150 ел тулу уңаеннан, “Милли катапханәләр: тарих битләре һәм чынбарлык” темасына халыкара конференция үзенең эшен башлады.
Татарстан милли музее матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конференция барышында Русия һәм чит ил милли китапханәләр үсешенең заманча тенденцияләре, мәгълүмат алмашу, китапханәләрнең үзара хезмәттәшлеге, социаль-мәдәни өлкәдә заманча китапханәләрнең бурычы хакында сөйләшү көтелә. Шулай ук милли китапханәләрнең бүгенгесе, заман таләпләренә туры килү-килмәве хакында да сүз булачак.
Конференция эшчәнлегендә Русия һәм чит ил китапханаләре вәкилләре катнашачак. Алар арасында Төркия, Германия, Казакъстан, Үзбәкстан вәкилләре бар.
Чара 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан милли китапханәсенә яңа бина төзү вәгъдә ителсә дә, моның әле тормышка ашканы юк.
"Татарстан Милли китапханәсе ачылуга быел 150 ел тула. Ул Русиянең иң бай һәм борынгы китапханәләренең берсе санала. Аның фондында меңәрләгән тарихи кыйммәткә ия булган китаплар һәм сирәк кулъязмалар бар. Бу рухи байлык тиешле шартлары да булмаган иске биналарда саклана”, - дигән иде Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев.
Чыганак: "Азатлык.орг"