
17-21 ноябрьдә ТР МДН, Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты “Әл-Бәберти шәрехендә “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе” дисциплинасын укыту методикасы» дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары оештыра.
Әлеге курслар дини белем бирүче уку йортлары мөгаллимнәре һәм гакыйдә фәнен өйрәнүчеләр өчен файдалы булачак.
Курс кысаларында дәресне планлаштыру, укыту өчен уңай методика сайлау кебек мөһим темалар каралачак.
Курсның кураторы ТР МДНнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин. Телефон номеры: 89377774084, электрон адрес: karibn@mail.ru
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте