Казанда хәләл продукцияне тикшерү буенча рейдлар үткәрелә

Казанда “Тренд” мөселман яшьләре үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты белән бергә хәләл продукцияне законсыз сатуны ачыклауга юнәлдерелгән рейдлар оештыра, дип белдерделәр “Ярдәм “ мәчете матбугат хезмәтендә.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 03

Казанда “Тренд” мөселман яшьләре үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты белән бергә хәләл продукцияне законсыз сатуны ачыклауга юнәлдерелгән рейдлар оештыра, дип белдерделәр “Ярдәм “ мәчете матбугат хезмәтендә.

Проектның максаты – Казанда сәүдә мәйданчыкларында ялган хәләл продукцияне ачыклау. Рейдларда шәһәрлеләрне хәләл-индустрия нечкәлекләре, шулай ук азык-төлек сату өлкәсенә хокукый норматив базасы белән таныштыру, сатучылар (эшмәкәрләр) белән сөйләшүләр алып бару. Беренче рейдлар ТР башкаласында бу атнада уза.
Мөселман яшьләре үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев сүзләренә караганда, рейдларда волонтерлар, “Хәләл” комитеты белгечләре һәм “Хокук тәртибе” төбәк иҗтимагый оешмасы катнашачак.

“Кафе, ресторан һәм хәләл продукциягә катнашы булган башка оешмаларны да тикшерәчәкбез. Сатучылар бу тикшерүләргә уңай караган очракта, киләчәктә “Хәләл” комитеты белән эшләү буенча элемтәләр булдыру, киресенчә булган очракта, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон бозган өчен административ җаваплылык турында белдерү каралган һәм социаль челтәрләрдә хокук бозулар турында хәбәр урнаштырылачак”, - дип билгеләп үтте Ринат Нуриев.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе