Казанда язучылар герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алды

Кичә Казанның 1 Май мәйданында татар мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре 71 ел элек Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән Гайнан Кормашев төркеменең 11 яшерен әгъзасын искә алды, алар арасында танылган татар шагыйрьләре Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та бар.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 26

Кичә Казанның 1 Май мәйданында татар мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре 71 ел элек Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән Гайнан Кормашев төркеменең 11 яшерен әгъзасын искә алды, алар арасында танылган татар шагыйрьләре Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та бар.

Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре, шулай ук һәлак булганнарның туганнары катнашты. Махсус мәдәни программа әзерләнгән иде.

1942 елда Вермахт командованиесе Кызыл Армиянең немец әсирлегендә булган элеккеге хәрби хезмәткәрләреннән торган "Идел-Урал" легионын оештырырга карар итә. Аның составына Идел буенда яшәгән милләт вәкилләрен, нигездә, татар солдатларын туплыйлар. Шул рәвешле, җиде батальон төзелә, аларның бер өлеше оккупацияләнгән Советлар Союзы территориясендә партизаннарга каршы көрәшкә, ә икенче өлеше Көнбатышка җибәрелә.

Башта ук легионда фашистларга каршы яшерен төркем барлыкка килә, аның нигезен тоткынлыктагы татар офицерлары тәшкил итә, алар арасында танылган шагыйрьләр Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та була. Төркем белән Гайнан Кормаш җитәкчелек итә. Тиздән аны фаш итәләр һәм 1944 елның 25 августында 11 активист җәзалап үтерелә. Әмма Советлар Союзы Герое исеме бары Муса Җәлилгә генә бирелә. 1966 елда Казанда аңа һәйкәл урнаштырыла, җәзалап үтерелгән тагын 10 кеше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфемөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев һәм Сәлим Бохаров исемнәре дә барельефларда 1994 елда мәңгеләштерелә.

Габдулла Батталовның бертуганының улы Фәрит Батталов та геройларны искә алуда катнашты һәм үз гаиләсе турында сөйләде: "Алар биш туган була һәм һәркайсы Бөек Ватан Сугышы фронтларында сугыша. Гомерләренең соңгы көннәренә кадәр абыйларының язмышы өчен алар һәм апалары Ләйлә борчылды, шулай да, бөтен дөреслекне белә алмады, чөнки материллар яшерен, ә оешма әгъзалары ул вакытта хыянәтче дип саналды".

Абдулла Алишның бертуганының сеңлесе Гөлшат Сүлкишева да абыйсын искә алырга килгән иде: "Безнең гаиләдә аны бик хөрмәт иттеләр. Аның хатыны, андый кеше башка булмый, дия иде. Аның сүзләренчә, ул бик итәгатьле булган, балалар яраткан. Ә безнең әбиебез аның үлеменә ышана алмады".

Чара ахырында катнашучылар Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Мемориалда акцияне оештыручы - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе