Казан Кремлендә Чемпионнар лигасы җиңүчеләре - "Зенит" волейбол командасын хөрмәтләделәр

Кичә Казан Кремлендә Россия чемпионнары һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре - "Зенит" волейболчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 19

Кичә Казан Кремлендә Россия чемпионнары һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре - "Зенит" волейболчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Кичә Чемпионнар лигасы финалында Владимир Алекно җитәкләгән команда Италиянең "Трентино" командасын җиңеп, Европаның иң яхшы клубы исемен тагын бер кат раслады. Алданрак "Зенит" волейболчылары Россия чемпионатында җиңделәр.

"Сезне Чемпионнар лигасында җиңүегез белән котлыйм, - диде Татарстан Президенты. - Чемпионнар лигасында җиңүегез әлеге спорт сезонының таҗы булды".

Команда казанышлары - уенчылар һәм тренерларның планлы эш нәтиҗәсе ул. "Без сезгә ышандык, һәм сез безнең өметебезне акладыгыз", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, команда уңышлары республикада волейбол үсешенә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Татарстанда 4,5 мең яшүсмер һәм бала, даими рәвештә, 34 махсус спорт мәктәбендә волейбол белән шөгыльләнә. Татарстанда барлыгы 42 мең кеше әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Республикада моның өчен бөтен шартлар булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов клуб җитәкчеләренә, тренерларга, спортчыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде.

"Без сезнең хисләрегезне уртаклашабыз. Фидакарь хезмәтегез һәм дөрес тактика ярдәмендә сез бу, Россия спорты өчен мөһим булган, җиңүгә ирешә алдыгыз", - диде ул.

Команданы хөрмәтләүдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Влдаимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе