
Башкаланың "Әл-Мәрҗани" мәчетендә Казан шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булып узды. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, башкала имамнары, чакырылган кунаклар катнашты.
Сөйләшү барышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр хакында мәгълүмат бирелде. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр Шурасы составындагы үзгәрешләр һәм хәзер Казан шәһәре казые вазыйфаларын Абдулла хәзрәт Әдһәмов башкарачагын хәбәр итте.
Мансур хәзрәт Казан мөхтәсибәте алдында торган проблемаларга тукталды. Аерым алганда, Казан мәчет-мәхәлләләре 1апрельгә кадәр Юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлекләре буенча хисап тотарга һәм шуларга бәйле документларны тиешле тәртипкә китерергә тиешләр.
Әл-Мәрҗани мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев исә "Мөселман зираты" хакында сөйләде.
Җыенда шулай ук 17 мартта туган көннәрен билгеләп үткән Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт һәм Миграҗъ мәчете имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәтне гомер бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте