Казахстанда яңа баш мөфти сайланды

41 яшьлек Ирҗан Мәямирев сишәмбе көнне Астанада үткәрелгән Диния нәзарәтенең чираттан тыш корылтаенда Казахстанның яңа баш мөфтие итеп сайланды.

БӘЙЛЕ
2013 Фев 19
41 яшьлек Ирҗан Мәямирев сишәмбе көнне Астанада үткәрелгән Диния нәзарәтенең чираттан тыш корылтаенда Казахстанның яңа баш мөфтие итеп сайланды. Аңа кадәрге баш мөфти Габсаттар Дәрбисали үз теләге белән мөфти вазифасын үтәүдән туктады, дип хәбәр итте Алма – Атаның Үзәк мәчете сайты.

Бу корылтай баш мөфтинең теләге белән уздырылган. 13 ел буена баш мөфти вазифасын башкарган Габсаттар хәзрәт хәзер фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәт куячак.

Ирҗан Мәямирев 1993 елда хәрби хезмәттән кайткач, "Әл-Әзһәр” Ислам университетының шәригать һәм хокук факультетына укырга керә, аны 2006 елда тәмамлый. 2006 – 2008 елларда ул Мисыр мөфтиятенең фәтва кабул итү бүлегендә тәҗрибә туплый, ягъни практика уза. 2011 елда Җидепалата (Семипалатинск) төбәгенең имамы итеп билгеләнә. "Интерфакс" агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Ирҗан хәзрәт өйләнгән, 3 баласы бар.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2021 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе