
Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге тугандаш республика делегациясе Казан Кремлендәге "Кол Шәриф" мәчетендә татар халкының дини һәм мәдәни традицияләре белән танышты. Кунаклар белән бергә мәчеттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Делегацияне җәмигъ мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алып, озатып йөрде. Ул кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә тәүлекләр дәвамында, бары намазга гына тукталып, Изге Коръән китабы укылуы турында сөйләде.
Кунаклар Ислам мәдәнияте музеенда да булды. Монда алар татарлар язмышы, бабаларыбызның ислам динен кабул итүенә бәйле тарихи сәхифәләр белән танышты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән очрашу вакытында Коръән сүрәләрен укыды, аннары ике ил халкына бәрәкәт, муллык сорап дога кылынды.
Очрашу ахырында Татарстан мөфтие ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Премьер-министр Кәрим Масимовка истәлек бүләге тапшырды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.