
Казахстан мөфтие урынбасары Нәүрүзбай Тагануглы күрмәүчеләрнең «Ярдәм» үзәгендә булып китте. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды вәкилләре белән хезмәттәшлекне үстерү һәм киңәйтү максаты белән килгән кунак күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгенең эше белән танышты. Әлеге фонд советының рәисе Илдар хәзрәт Баязитов Нәүрүзбай Тагануглын бу оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.
Олуг кунак аны биредә бик җылы каршылаганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә фонд хезмәткәрләренең эшенә уңышлар теләде.