Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары «Ярдәм» үзәгенә килеп китте

Казанның «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгенә Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) мөселманнарының Консультатив Советы рәисе Аллаһшөкер Пашазадә Фоат Иззат углы Нуруллаев килеп китте.

БӘЙЛЕ
2016 Май 23

Казанның «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгенә Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) мөселманнарының Консультатив Советы рәисе Аллаһшөкер Пашазадә Фоат Иззат углы Нуруллаев килеп китте.

Мәртәбәле кунакны Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм озатып йөрде. Фоат Иззат углы Нуруллаев Россиядә тиңдәше булмаган Күрмәүче мөселманнарның “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге белән танышты. Аңа шулай ук “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев фондның социаль проектлары хакында сөйләде.

Фоат хәзрәт үзенең “Ярдәм” үзәгендә күргәннәре белән таң калды. Аның сүзләренчә, “Ярдәм” фонды хезмәткәрләренең күрмәүчеләр, ятимнәр, әфьюннән бәйле булучылар һәм инвалидларның төрле категориясе белән эшләве мөселманнарга гына түгел, бөтен җәмгыятькә һәм дәүләткә биниһая ярдәм булып тора.

Визит ахырында Илдар хәзрәт Баязитов кунакка күрмәүчеләр тарафыннан эшләнгән сувенир бүләк итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе