Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми республикасында "Дин, икътисад, экология: үзара хезмәттәшлек юллары" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конфе

Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми республикасында "Дин, икътисад, экология: үзара хезмәттәшлек юллары" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 12

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми республикасы, Сыктывкар шәһәрендә үткәрелүче "Дин, икътисад, экология: үзара хезмәттәшлек юллары" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады.

Татарстан мөфтие үзенең чыгышында экология һәм икътисад төшенчәләрен дини күзлектән чыгып аңлатты. “Барчабыз да Раббыбыз яралткан һәр нәрсәгә, тирә-юнебезгә, табигатькә, экологиягә сакчыл карашта булырга бурычлы. Тирә-юнебезне кайгырту үзе бер саваплы гамәл булып тора”,- диде хәзрәт. Чыгышын дәвам итеп, ислам һәм икътисад өлкәсендәге бәйләнешләр хакында сөйләде.

“Заманында икътисад нигезләре белән мөселман галимнәре шөгыльләнгән. Күп кенә көнчыгыш фикерләре мөселманнардан кергән. Мәсәлән, Паретоның оптимум теориясе имам Алиның (Аллаһ аңардан разый булсын) “Нәхҗүл Балага” дип аталган хезмәтеннән барлыкка килгән. Адам Смитның “халыклар байлыгы” хезмәте Әбу Губайда әл-Касыйм бине Салламның “Китаб әл-амвәл” китабы белән охшаш. Коръәндә сәүдә мөнәсәбәтләрен көйли торган бик күп аятьләр бар. Шуларның берсе: Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз” (Ниса сүрәсе, 29нчы аять). Ислам икътисады моделе җәмгыятьтәге бик күп проблемаларны хәл итүдә, әйтик хәерчелекне бетерү, ресурсларны гадел бүлешү һәм башка шундый мәсьәләләрдә ярдәм итә ала”, - диде мөфти.

Диния нәзарәте сайтыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе