
Билгеле булганча, Казанның Иске Татар бистәсендә Россия патшабикәсе Екатерина II гә һәйкәл кую турында сүз йөри. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу уңайдан үз фикерен җиткерде.
“Екатерина II гә һәйкәл буларак Мәрҗани мәчете җитә дип саныйм, чөнки ул аның рөхсәте буенча салынган. Мәчеткә килүчеләргә, туристларга да мәчетнең Екатерина патшабикә рөхсәте белән салынуы турында сөйлиләр. Иске Татар бистәсендә аңа һәйкәл куюның кирәге юк. Әгәр башка урында куелса, бу очракта мин каршы түгел”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Чыганак: "Татар-информ"