Ә.Шакиров - татар милли театрының талантлы шәхесләренең берсе. Аның исеме афишаларда 1961 елда, Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлаучы бер төркем артистлар Г.Камал театры труппасына килеп кушылганнан соң, пәйда була. Театрда иҗат иткән еллар дәверендә артист татар, рус, чит ил классикасы, хәзерге заман драматургиясе буенча куелган спектальләрдә 150 дән артык роль башкарды. Аларның күбесе тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә, театр җәмәгатьчелегенең югары бәясенә лаек булды.
2007 елда нәшер ителгән "Язмыш” китабы Әзһәр Шакиров иҗатына багышлана. Китапның идея авторы һәм проект җитәкчесе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке директоры, мәрхүм Шамил Закиров. Китапта актерның гаиләсе, иҗат башлангычы, данлыклы артистлар хакында истәлекләре тупланган. Шулай ук анда артист белән кызыклы әңгәмәләр дә урын алган. Китаптагы барлык мәкаләләрнең авторы - Әзһәр Шакиров үзе.
Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында дөньяга килә. 1961 елда М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.
1974 елны аңа - "Татарстан Республикасы халык артисты”, 1988 елда – «Росия Федерациясе халык артисты» исеме бирелә. 1998 елны Әзһәр Шакиров Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була дип хәбәр итте "Татар-информ".