
Бүген Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 13 балыкчыны коткарды, дип хәбәр итте Россиянең Татарстан буенча ГТХМ матбугат хезмәте.
Гомумән алганда, балыкчыларны коткару өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә ике сәгатьтән аз гына күбрәк вакыт кирәк булды.
Мондый гадәттән тыш очрак Лаеш районына караган Петровский утравы тирәсендәге Ташкирмән авылы янындагы сулыкта барлыкка килгән.
Әлеге очрак булган урынга шунда ук Һәлакәт медицинасы үзәге һәм полиция хезмәткәрләре дә килеп җиткән. Бәхеткә, балыкчыларга зыян килмәгән һәм алар медицина хезмәтеннән баш тартканнар.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хезмәткәрләре боз өстенә җыелган балыкчыларны балык тотарга баруның куркынычлы булуы турында бер генә мәртәбә кисәтмәгәннәр. Тик аларның кисәтүе бушка гына булган, балыкчылар аларны тыңламыйча, барыбер кәсеп итәргә киткәннәр.
Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе балык тотарга яратучыларның туганнарына беренче бозның куркынычлы булуы хакында мөрәҗәгать итә.
Чыганак: "Татар-информ"