Дөрес, Тернәкләндерү үзәгендә дини белем алучы гүзәл затлар биредә гел укып кына утырмадылар. Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова сөйләвенчә, аларга күп төрле мәдәни программа әзерләнгән иде.
Кичә бер айлык курсларда белем алучы шәкертләр төзекләндергәннән соң ачылган "Кол Шәриф” мәчетенә барып, анда намаз укыдылар, хозурлык хисләре кичереп, ислам мирасханәсен карадылар. Шунысы да куандырды: аларны "Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Марат Гатин үзе каршы алды һәм мәчетнең шанлы үткән тарихы вә бүгенгесе хакында сөйләде.
Мәчет Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Указы нигезендә, бөтен татар халкы иганәсенә төзелде һәм Европа киңлекләрендә иң зур булган әлеге гыйбадәтханә 2005 елда Казанның төзелүенә 1000 ел тулу билгеләп үтелгән көннәрдә тантаналы рәвештә ачылды. 7 ел буена ул үз вазифаларын уңышлы гына башкарганнан соң, ремонт үткәрү өчен вакытлыча ябылган иде. Быел исә бу мәһабәт бина кабаттан үз ишекләрен ачты.
Пермь төбәгенең Чайковский каласыннан Казанга дини белем алырга килгән күзләре бераз күрүче Гөлсинә ханым Фәсхетдинова үзенең "Кол Шәриф”тән алган тәэсирләрен болай дип белдерде: "Минем "Кол Шәриф”тә бер тапкыр да булганым юк иде. Анда күңелемә нур алдым, җаныма тынычлык таптым. Аллага шөкер, бу гыйбадәтханәгә керергә минем дә хакым бар, дип мөслимә булуыма сөенеп кайттым. Моннан 5 ел элек Аллаһының рәхмәте, шәһәребез имамы ярдәмендә динебезгә кердем. Шул чакларда күңелемдә нык үзгәрешләр барлыкка килүен тойдым. Хәзер исә бу һидәятле туры юлга керүемә һич үкенмим. Бүгенге көндәге төп максатым – Коръәнне дөрес укырга өйрәнү”.
Мәликә ханымның әйтүенчә, күзләре күрмәүчеләр һәм бераз күрүчеләр Галиәсгар Камал һәм Тинчурин исемендәге, Татар Яшьләре тамашачысы театрларында спектакльләрне тамаша кылганнар, Татарстан дәүләт милли музеенда һәм Каюм Насыйри музеенда - башка мирасханәләрдә булганнар. "Сөләйман” мәчетендә Рәшидә абыстай Исхакый, Әлмира апа Әдиатуллина кебек күренкле шәхесләр белән очраштылар.
Беркөнне "Сөләйман”да күңелне ымсындырырлык тәмле ис таралды. Баксак, күзләре күрмәүчеләр бәрәңге пәрәмәче пешерергә өйрәнгәннәр икән. Мәликә ханым сүзләренчә, алар биредә башта камыр куярга өйрәнгәннәр, аннары шуннан бәлеш, кош теле, хәтта гөбәдия пешергәннәр. Соңрак шул мәгълүм булды: "Йорттагы эшләрне башкару” ("Домоводство”) дигән дәрес кергән икән аларга.
Хатыйп ГӘРӘЙ