Күрмәүчеләрнең «Ярдәм» үзәге һәм Кемерово МДН хезмәттәшлек кылу турында килеште

Исламдагы социаль хезмәтне өйрәнү һәм күрмәүчеләрнең “Ярдәм” үзәген, мәчетен карау өчен...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 03

Исламдагы социаль хезмәтне өйрәнү һәм күрмәүчеләрнең “Ярдәм” үзәген, мәчетен карау өчен Кемерово өлкәсенең мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев җитәкчелегендәге Кузбасс имамнары Казанга килде.

Мөфтине һәм Кемерово өлкәсе имамнарын “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм социаль хезмәтнең гамәли ягы белән таныштырды. Кунаклар күрмәүчеләрне, ишетмәүчеләрне һәм БЦП инвалидларын тернәкләндерү белән дә таныштылар.

Кемерово өлкәсе Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев “Ярдәм” мәчетенең социаль эшен югары бәяләде. Шулай ук “Ярдәм” үзәге һәм Кемерово Диния нәзарәте күрмәүчеләрне тернәкләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек кылу буенча килештеләр.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе