Күрмәүчеләр «Сөләйман» мәчетендә дулкынлану хисләре кичерделәр

Моннан берничә көн элек «Ярдәм» мәчетенә Коръән укырга өйрәнергә килгән күрмәүчеләр Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” гыйбадәтханәсенә барырга теләк белдерделәр.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 13

Моннан берничә көн элек «Ярдәм» мәчетенә Коръән укырга өйрәнергә килгән күрмәүчеләр Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” гыйбадәтханәсенә барырга теләк белдерделәр. Ник дигәндә, “Сөләйман”да алар Брайль системасында изге китапны укырга һәм язарга өйрәнделәр.

Күрмәүчеләрдә бу мәчет турында җылы хисләр саклана. “Ярдәм” мәчетендә физкультура мөгаллиме Рафаэль Мифтаховның сөйләвенә караганда, күрмәүчеләр “Сөләйман” га килүгә, башта мәчет намазын укыганнар, аннары үзләре белем алган бинаның беренче, икенче, өченче катларын караганнар. Алар шулай ук биредә булып узган тарихи вакыйгаларны сөйләделәр, үзләренең бергә биредә белем алган дус-ишләре, танышлары, тәүге Брайль хәрефләрен ничек өйрәнгәннәре хакында тәфсилләп сөйләделәр. Остазлары Мәликә ханым Гыйльметдинова, Роза ханым Мортахина, Суфия ханым Воровьева, Ләлә ханым Җиһаншина турында җылы хисләр саклаулары турында бәян кылдылар.

Удмуртиядән килгән Сәкинә ханым Садыйкова икенче катта ни рәвешле итеп Брайль системасын өйрәнүе, андагы авырлыклар хакында сөйләде. Бергәләп килгән 19 күрмәүче аны тын да алмыйча тыңлады. Сәкинә ханым узган елда дартс буенча үткәрелгән ярышта өченче урынны яулаган. Рафаэль әфәнденең сөйләвенә караганда, алар быел да дартс, шашка буенча бәйгеләр уздырырга ниятли икән.

Күрмәүчеләр мәчет бусагасыннан ук үзләрен күркәм дога һәм матур җырлары белән каршы алган каравылчы, гыйбадәтханә сандугачы Миңлеәхәт (халык аны Мидхәт абый буларак белә) Минҗановның алар күңелен юатуы турында сөйләделәр. Тик бүгенге көндә 1940 елгы Миңлеәхәт абый биредә эшләми, лаеклы ялда икән.

Күрмәүчеләр үзләрен “Сөләйман” мәчетенә алып баручыларга олуг рәхмәтләрен әйттеләр, биредә дулкынлану хисләре кичерүләре хакында белдерделәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе